Казан яшь тамашачы театрында һәвәскәр театрлар өчен лаборатория узды

2023 елның 17 марты, җомга

16 март Ш.З.Закиров исемендәге «Идел-йорт» театр коллективларының XXIII регионара фестиваль-конкурсы һәм «Иделкәем & Кариев варислары» балалар-яшүсмерләр театр коллективларының төбәкара смотр-конкурсы кысаларында иҗади лабораторияләр башланды.

Бу елның беренче иҗади лабораторияләре Казан яшь тамашачы театрында һәм Яр Чаллы дәүләт татар драма театры базасында узды. Программада Ютазы, Баулы, Тукай, Мамадыш, Актаныш, Минзәлә, Алабуга, Спас, Норлат, Чирмешән, Аксубай, Алексеевск районнары һәвәскәр театрларының 170 хезмәткәре катнашты.

Казан яшь тамашачы театрында катнашучыларга театрның әйдәп баручы белгечләре педагог-оештыручы Юрий Блинов, режиссер һәм артист Лилия Әхмәтҗанова, Татарстанның атказанган артисты Павел Густов һәм театрның баш режиссеры Радион Букаев мастер-класслар һәм лекцияләр уздырдылар.

Алар театрда сторителлинг, режиссура үзенчәлекләре, актерлык игътибары һәм фантазия, театрның заманча дөньядагы роле турында сөйләделәр. Лекциядән соң катнашучылар режиссер Антон Фёдоровның «Иванның балачагы» спектаклен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International