23 март көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында «Европалылар карашында руслар тормышыннан мизгелләр» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә Ульяновск шәһәренең «В.И.Ленин ватаны» Дәүләт тарихи-мемориаль музей-тыюлыгының җыелмасыннан торачак.
XVIII гасырның беренче яртысы - XIX гасырның беренче яртысының 26 гравюрасы Россиянең һәм аның халыкларының тарихи-мәдәни һәм социаль-икътисади үзенчәлекләре турында сөйләячәк.
Күргәзмә агымдагы елның 23 мартыннан 10 маена кадәр эшли.
Адрес: Алабуга ш., Казан ур., 24
Телефон: 8 (85557) 7-89-38