Оренбургта ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле гастрольләре башланды

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Оренбургта Татарстанның әйдәп баручы коллективларының берсе – ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле гастрольләре башланды. 10 концерт “Без – Россия” федераль программасы кысаларында, РФ Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә уза. Программа “Росконцерт” федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Концертлар дүшәмбе көнне башланды. Башта Татарстан артистларын өлкәнең Александровск районында алкышладылар. Ә кичә Татарстан коллективын Оренбургта җылы кабул иттеләр.

Коллективның сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов билгеләп үткәнчә, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Оренбург өлкәсендә гастрольләр белән 20 елга якын булмаган. “Ниһаять, без тагын монда һәм тамашачыбызның концертларыбызга килүенә шатланабыз. Залларда аншлаг белән чыгыш ясыйбыз. Тамашачы гына түгел, артистлар үзләре дә сагынган”, – дип белдерде ул. Оренбург өлкәсендә Татарстанның иҗат коллективы татар сәнгатен дә, Россиядә һәм аннан читтә яшәүче башка халыкларның композицияләрен дә күрсәтә, дип ассызыклады Хәмитов.

Коллектив җитәкчесе Юрий Жуков сүзләренчә, ТР Дәүләт ансамбле “Без бергә” программасын тәкъдим итә. Мондый исем очраклы гына сайланмаган. 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде, ә республика – татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, мордвалар, марилар һәм тагын 130дан артык милләт вәкилләре өчен уртак йорт. “Мондый катлаулы вакытта без бергә, тату булырга һәм яхшы кәеф белән алга барырга тиеш”, – дип ышандырды ул.

Оренбург төбәк татар милли-мәдәни автономиясе вәкиле Равил Абдрашитов билгеләп үткәнчә, Оренбург Татарстан коллективын үзендә кунакта сәламләүгә бик шат. “Оренбург өлкәсе халкы Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле гастрольләрен һәрвакыт түземсезлек белән көтә. Без коллектив, аның җырлары һәм биюләре белән бик горурланабыз. Концертлардан соң һәрвакыт дәртләнеп кайтып китәбез. Татар җырларында, гореф-гадәтләрендә тәрбияләнсеннәр өчен гастроль концертларына без балаларыбызны да алып килдек”, – дип тәэсирләре белән уртаклашты ул.

Ансамбль концертлары тамашачылары программа белән соклануларын яшерми. “Җырлары күңелгә үтеп керә: тыңлаганда елата. Җан җырлый, күзләр бу ямьне күреп, шатлана, йөрә күкрәктән сикереп чыгардай була”, – ди Оренбургка Татарстан коллективының концертына дип махсус килгән Татар Каргалысы авылында яшәүче Мөнирә Гафарова.

Бүген Татарстан артистларын Татар Каргалысы авылында көтәләр. Аннары гастрольләр маршрутында – Сарыкташ, Орск, Сорочинск, Бозаулык шәһәрләре, Плешаново, Әсәкәй авыллары. Оренбург өлкәсе шәһәрләрендә һәм авылларында барлыгы 10 концерт планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International