23 февральдән Казан циркы башкала халкына һәм килгән кунакларга "НА ГРАНИ" дип исемләнгән яңа программа тәкъдим итәчәк.
Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның кече ватанында Балык Бистәсе районының Юлсубино авылында аңа багышланган музей-бүлмәсе ачылды. Экспозиция 2003 елдан бирле Равил Фәйзуллин исемен йөрткән җирле мәктәп бинасында урнашкан.
19 гыйнвар 14:00 сәгатьтә А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәкнең концертлар залында «12 ай» әкият-балет премьерасы узачак.
25 гыйнвар көнне И.И.Шишкинның туган көнендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгын «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» XIX республика яшь рәссамнар конкурсынигълан итә.
2023 елның 1 февраленнән Президент мәдәни инициативалар фондының грант конкурсына гариза кампаниясе башлана. Гаризаны 2023 елның 20 мартына кадәр бирергә мөмкин. Тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә бирелгән.
“Бергә яшик” хәйрия фонды тарафыннан оештырылган “Бергә яшик” премиясе гражданлык инициативасын күрсәтүче, бергәлекләргә тупланган һәм социаль проблемаларны хәл итүче, мәдәни традицияләрне үстерүче, мирасны саклаучы, мәгърифәт белән шөгыльләнүче, мохтаҗларга ярдәм итүче битараф булмаган кешеләрне эзли һәм ярдәм итә.
ТР ДССМ заманча сәнгать галереясе заманча бию лабораториясенә төркем туплауны игълан итә, анда һәр курс педагог идарәсендә махсус перфоманс оештырачак, ул уку тәмамланганнан соң "Киләчәк торагы" футуристик күргәзмәсендә куелачак.
14 һәм 15 гыйнвар 18:00 сәгатьтә Казан яшь тамашачы театры «Өлкәннәргә кышкы әкият» спектаклен күрсәтәчәк (Валентин Губарев картиналары мотивы буенча, драматург - Михаил Меркушин).
Бүген Казанда күренекле дирижёр, педагог, ТАССР һәм РФ халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Мансуров Фуат Шакир улы яшәгән Карл Маркс урамында урнашкан, 23/6 йорт фасадында мемориаль такта ачу тантанасы булды.
А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк барлык теләүчеләрне 14 гыйнварда традицион күңел ачуларга кушылырга чакыра.Бу көнне кунаклар өчен күргәзмә-ярминкә булачак, һәркем үзен раштуа мастер-классында сынап карый алачак. Балалар өчен аерым тамаша, курчак спектакле күрсәтеләчәк.