Татарстан Республикасының ДССМ «Хәзинә» галереясендә «Петр Сперанский - татар театрының «архитекторы» күргәзмәсе ачылачак

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

23 март 16:00 сәгатьтә ТР ДССМ «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә «Петр Сперанский - татар театрының «архитекторы» күргәзмәсе ачыла.

Петр Сперанский - театр рәссамы, монументалист, архитектор, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1945), ТАССР халык рәссамы (1948).

Күргәзмәдә «Хуҗа Насретдин», «Король Лир» кебек танылган спектакль декорацияләренә, «Алтынчәч», «Пиковая дама» операларына, «Шүрәле», «Дон Кихот» балетына эскизлар, спектакльләргә костюмнар, ТР ДССМ җыелмасыннан, Г.Камал исемендәге ТДАТ һәм шәхси җыелмалардан алынган архивтагы фотосурәтләр күрсәтеләчәк. Экспозициянең бер өлеше Казан, Кырым, Кавказ күренешләре белән лирик пейзажларга һәм татар орнаментының күп санлы рәсемнәренә багышланган. Алар нәшер ителгән «Татар халык орнаменты» (1948, 1953) альбомнарының нигезен тәшкил иткән.  

Дүрт дистә ел интенсив эшчәнлеге дәверендә Петр Сперанский 200 дән артык спектакльгә декорация булдырган. Татар театрында эшләүнең беренче елларыннан ук П.Сперанский тормышчан реалистик декорациянең яңа архитектур декорация тибын раслый. Аның эскизларында архитектура акценты, архитектур формаларны яхшы белү, теләсә нинди сәхнәнең масштабын куллана белү җәлеп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International