2023 елның 22 мартыннан 22 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан Татарстан Республикасы дәүләт мәдәният учреждениеләре һәм муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә 2023 елда квалификация күтәрү программаларында катнашу, тәҗрибә уртаклашу чараларында катнашу өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар алу конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә.
Гариза һәм аңа теркәлгән документларны кәгазьдә почта аша яисә электрон чыганакта (флеш-карта) турыдан-туры Министрлыкка түбәндәге адрес буенча тапшырырга мөмкин: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33, 2 кат, 205 каб. Тапшырылган материалар кире хуҗаларына кайтарылмый.