Татарстанның «Ибн Фадлан» фильмы «Пушкин картасы» программасы исемлегенә керде

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Март башында киң прокатка чыккан «Ибн Фадлан» документаль-сәнгать фильмы «Пушкин картасы» программасы исемлегенә кертелде.

«Ибн Фадлан» картинасы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төшерелде. Фильм РФ Мәдәният министрлыгында прокат таныклыгын алды.

«Ибн Фадлан» фильмының нигезендә гарәп дипломаты Әхмәд ибн Фадланның юл язмалары ята. Аның Багдад илчелеге составында сәяхәте 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә бәйле булган.

«Татаркино» тамашачыларны «Ибн Фадлан» картинасын карарга чакыра, хәзер аны «Пушкин картасы» буенча да карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International