Россия Президенты Г.Камал исемендәге театры режиссеры Айдар Җәббаровка яшь мәдәният эшлеклеләренә бирелүче премияне тапшыру турындагы карарны имзалады

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры режиссеры Айдар Җәббаровка яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Федерациясе Президенты премиясе бирелде. Бүген тиешле карарга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. Режиссерга әлеге премия Ватан театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен тапшырылды.

Айдар Тәлгать улы белән горурланабыз. 

Чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа иҗади җиңүләр телибез!

Айдар Җәббаров

Җаббаров Айдар Тәлгать улы 1991 елның 10 июлендә Яр Чаллы шәһәрендә туа. 2012 елда Казан театр училищасын тәмамлый (Ф.Р.Бикчәнтәев курсы). 2018 елда РАТИ - ГИТИСның режиссерлык факультетын тәмамлый (С.В.Женовач курсы).

Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты - 2017

"Алтын битлек" театраль премиясе номинанты (2019)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International