ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә "Фешин. Музы" дип исемләнгән интерактив медиаперформанс узачак

2023 елның 21 марты, сишәмбе

24 март 15:00 сәг. һәм 25 март 18:00 сәгатьтә ТР ДССМ заманча сәнгать Галереясы мәйданчыгында VR-залында Николай Фешинның тормышы һәм иҗатына багышланган уникаль куелыш - "Фешин. Музы" дип исемләнгән интерактив медиаперформанс узачак. .

Бу кино синтезы, театр элементлары белән куелган медиаперформанс.

"Фешин. Музы" - ул Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы, Казан театр училищесы катнашында КФУ журналистика югары мәктәбе укытучылары һәм студентларының, "Универ ТВ" студентлар телевидениесе һәм Дәүләт сынлы сәнгать музееның креатив агарту проекты. .

Эксперименталь куелыш - креатив индустрияләр манифесты, сәнгать синтезы: театр, кино һәм медиаарт.

Сюжет нигезендә - бөек рәссам-импрессионист, Репин шәкерте, Казан сәнгать училищесына нигез салучыларның берсе, дөньякүләм танылган даһи Николай Иван улы Фешинның фаҗигале мәхәббәте һәм тормышы тарихын автор буларак укып чыгу.

Режиссер - актер, Казан театр училищесы укытучысы Андрей Белозеров.

Сценарист - профессор, КФУ телеҗитештерү һәм цифрлы коммуникацияләр кафедрасы укытучысы Юлия Андреева.

Музыкаль озату - Н.Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International