Бүген ТР ДССМ «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә Петр Сперанский – театр рәссамы, монументалист, архитектор, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1945), ТАССР халык рәссамы (1948) хөрмәтенә «Петр Сперанский – татар театры «архитекторы» күргәзмәсе ачылды.
27 март - Бөтендөнья театр көне, бөтен театр җәмәгатьчелеге өчен мөһим һәм әһәмиятле бәйрәм. Театр көне алдыннан Россиядә иң борынгы училищеларның берсе булган Казан театр училищесы үзенең Уку театры мәйданчыгында (Профсоюз ур., 19) республика театрлары белән берлектә педагоглар һәм училищены тәмамлаучылар тарафыннан куелган курс һәм диплом эше спектакльләрен күрсәтә.
22 март көнне Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Татарстанның мәдәният өлкәсен яктыртучы алдынгы журналистларына ишекләрен ачты.
Россия тарихи җәмгыяте һәм «Ватан тарихы» фонды тарафыннан яшьләр белән эшләүче Халыкара туган якны өйрәнүче белгечләр конкурсы уздырыла.
Кичә, 22 март көнне РФ Президенты Владимир Путин Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры режиссеры Айдар Җаббаровка 2022 ел нәтиҗәләре буенча яшь мәдәният эшлеклеләре өчен каралган премияне тапшырды. Тантана Кремльдә узды.
Казан яшь тамашачы театры «КИЛӘчәк буын» II Бөтенроссия балалар театр коллективлары фестивалендә катнашуга гаризалар җыя башлады. Ул 2023 елның 15 сентябреннән 25 сентябренә кадәр РФ Мәдәният министрлыгы, ТР һәм РФ театр эшлеклеләре берлеге ярдәмендә ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә уздырылачак.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәният һәм сәнгать Советы утырышы узды.
28 март көнне А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә күренекле рус язучысы, драматург һәм публицист Максим Горькийның 155 еллыгына багышланган чаралар циклы узачак. Финал чарасы «ГорькийФест» яшьләр музыкаль-әдәби фестивале булачак.
28 март көнне бөек рус язучысы Максим Горькийның тууына 155 ел тула. Казанда Горький дүрт ел яшәгән һәм Татарстан башкаласы язучының юбилеен бәйрәм итүнең мөһим нокталарының берсе булачак. Бу көнне ТР Милли музее филиалы Горький һәм Шаляпин музее А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәк белән берлектә ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә классикның юбилеена багышланган бай программасын тәкъдим итәчәк.
22 мартта Казан Кремлендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм комиссия әгъзалары катнашында халык сәнгать һөнәрләре буенча Татарстан Республикасы сәнгать-эксперт советы утырышы булды.