Адыгеяның җыр һәм бию дәүләт ансамбле Казанда «Широка страна моя...» программасын тәкъдим итә

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

29 март 19:00 сәгатьтә Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә Адыгея Республикасының «Исламей» халык җыр һәм бию дәүләт ансамбле концерты узачак. Программаның асыл өлеше хәнҗәрләр белән бию һәм балачактан ишетеп үскән җырлар булачак.

Адыгеяның «Исламей» халык җыр һәм бию Дәүләт ансамбленең зур гастроль туры «Росконцерт» тарафыннан гамәлгә ашыра һәм «Без - Россия» федераль программасы кысаларында оештырыла.

Турне ил буенча 20 мартта башланачак һәм 7 апрельдә тәмамланачак, барлыгы 10 чыгыш планлаштырылган. Казан үзенең 30 еллыгын билгеләп үткән легендар коллективның гастроль графигында 5 нче шәһәр булачак.

Казанда коллектив 18 номер тәкъдим итәчәк, программа 1 сәгать 40 минут дәвам итәчәк. Гастрольләрдә коллектив тематик блоклар буенча бүленгән «Широка страна моя... » концерт программасын тәкъдим итәчәк.

Билетларны «Пушкин картасы» буенча алырга мөмкин. Яшь чикләве - 6+.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International