2023 елның 22 мартыннан 22 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында мәдәният өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру максатыннан Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт мәдәният учреждениеләре һәм иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә.
Гариза һәм аңа теркәлгән документларны кәгазьдә почта аша яисә электрон чыганакта (флеш-карта) турыдан-туры Министрлыкка түбәндәге адрес буенча тапшырырга мөмкин: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33, 2 кат, 205 каб. Тапшырылган материалар кире хуҗаларына кайтарылмый.