Казанда IV халыкара орган фестивале узды

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

Күптән түгел 11-18 мартта С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ сәхнәсендә IV халыкара орган фестивале узды. Аңа нигез салучы ТР Дәүләт академик симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры Александр Сладковский булды. Фестивальдә Дәүләт академик симфоник оркестры (ТР ГАСО) белән берлектә Россия, Бөекбритания, Нидерландтан чакырылган 7 артист катнашты. Мәдәни  чарада Россия һәм Казан артислары башкаруындва 5 премьера яңгырады.

Фестивальнең беренче концерты "Бөек ефәк юл" концерты Татарстанның яшь композиторы Эльмир Низамов аны ТР ДАСО заказы буенча язды.

Фестивальнең икенче концерты 15 мартта үтте. ТР ДАСО кичә программасында ике премьера тәкъдим итте – ул "Ленинград блокадасы елларында һәлак булганнар хәтеренә" дип аталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International