94 нче яшендә Казан әдәби мәктәбенең аксакалы, дөньякүләм танылган филолог, сәнгать белгече, татар этноавангардын өйрәнүдә зур хезмәт куйган Йолдыз Галимҗан кызы Нигъмәтуллина якты дөньядан китеп барды.
2023 елның 2 февралендә Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенең 80 еллыгы билгеләп үтелә.
Бу истәлекле көн хөрмәтенә, 2023 елның 4 февралендә Казанда Советлар Союзы Герое, 38 нче укчы дивизия командиры һәм 25 нче гвардия укчы корпусы (7 нче гвардия армиясе), генерал-лейтенант Сафиуллин Гани Бекин улына (01.07.1905 - 14.10.1973) мемориаль такта ачу тантанасы узачак.
9 февраль көнне 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» сәнгать галереясендә ТР халык рәссамы Рабис Сәлаховның 65 еллыгына багышланган «Милли көйләр эзеннән» дип исемләнгән күргәзмәсе ачыла.
«ВдохНовение» төбәкара Хәйрия фонды «Таң канатлары» төбәкара әдәби конкурс-проектын уздыра. Чараның максаты - рус әдәбиятын торгызу һәм яңа талантлар ачу, алар тудырган әсәрләрне гамәлгә ашыру, шулай ук балалар, яшүсмерләр, яшьләр, Россия Федерациясе гражданнары арасында китап укучылар санын һәм иҗади активлыкны арттыру.
2023 елның 14 - 16 февралендә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Эрмитаж-Казан» үзәге лекториясендә һинд мәдәниятенә багышланган «Күпкырлы Һиндстан» лекцияләр циклы узачак. Очрашуларда һинд сәнгате һәм аның үрнәкләре турында сөйләячәкләр.
Арча районында Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант Сафиуллин Ганиның туган ягында, Иске Кишет авылында Сталинград сугышының 80 еллыгына багышланган истәлекле чаралар узды. Юнармия волонтерлары генерал обелискына чәчәкләр салдылар. Советлар Союзы Герое Г.Б.Сафиуллин истәлегенә музей комплексы ветераннарының балаларын җыйдылар, алар үзләренең ата-бабалары - якташның тормыш шаһиты булган истәлекләре белән уртаклаштылар.
Татарстан Республикасында «Мәдәни мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында модель китапханә барлыкка киләчәк. Аны Яр Чаллы шәһәренең Үзәк балалар китапханәсе базасында төзиләр.
ТР Милли музее һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры җитәкчеләре Рязаньда узган форумда партнёрлык тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, чарада илебезнең мәдәният һәм туризм эшлеклеләре җыелган иде. Форум 2-3 февральдә "Россиянең музей маршрутлары" бөтенроссия проекты кысаларында уза.
30 гыйнварда Татарстан Республикасы Милли музее филиалы Шәриф Камал мемориаль фатиры - татар әдәбияты тарихы музеенда «Бәхет елы» спектакле-премьерасы үтте.
Татарстан Республикасы халкын Россиядә Ватанны саклаучылар көненә багышланган ел саен уздырыла торган ачык дистанцион (online) "Ватанны саклау дигән һөнәр бар!" бәйгесендә катнашырга чакыралар. Гаризалар 2023 елның 28 февраленә кадәр кабул ителә.