Болгарда Мөхәммәд пәйгамбәрнең шәхси хәзинәсе күргәзмәсе ачыла

2023 елның 16 мае, сишәмбе

19 майда Болгарда ислам динен Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» масштаблы традицион тантаналы чарасын бәйрәм итү алдыннан «Истәлек билгесе» комплексында Мөхәммәд пәйгамбәрнең шәхси хәзинәсе күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмәне ачу вакыйгасы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2023 XIV Халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында уза. Форум Казанда 18-20 майда үтә.

Үзенчәлекле күргәзмәне Дагыстан Республикасыннан махсус рейс белән китерәчәкләр. Экспозициядә Мөхәммәд пәйгамбәрнең, аның гаилә әгъзаларының һәм тарафдарларының кыйммәтле шәхси предметлары тәкъдим ителәчәк. 

Дагыстан Республикасы вәкилләре мәгълүматы буенча, күргәзмә экспонатлары арасында Мөхәммәд пәйгамбәрнең кылычы һәм май  касәсе, Пәйгамбәрнең хатыны Гайшә чүлмәге, Пәйгамбәрнең кызы Фатыйманың кул тегермәне, Кәгъбәнең кара ташы, Пәйгамбәрнең тарафдарлары Билал чүлмәге, Хәлид бин әл-Вәлиднең көбәсе һәм юлчы су савыты, Әбү Бәкер әс-Сиддыйкның хәнҗәре бар. Әйберләр дөньяның төрле ислам үзәкләреннән, шул исәптән Согуд Гарәбстаныннан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән тупланган.

Хәзер әлеге предметлар Дагыстан мөфтие коллекциясендә саклана. Шунысы игътибарга лаек, Болгарда күчмә экспозиция, мөгаен, хәзинәләр өчен соңгысы булачак. Алга таба аларны Махачкалада төзелә торган Гайсә пәйгамбәр үзәгендә урнаштырачаклар һәм башка кузгатмаячаклар.

Күргәзмә 19 май көнне сәг. 17:00 - 22:00 кадәр, 20 май көнне сәг. 8:00 - 0:00 кадәр, 21 май көнне сәг. 12:30 - 0:00 кадәр, 22 һәм 23 майда сәг. 8:00 - 22:00 сәг. кадәр эшләячәк. Игътибар, бу көннәрдә килүчеләр булган очракта күргәзмә вакыты  озайтылырга мөмкин. «922 елда Идел буе болгар халкы тарафыннан Ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган истәлекле билге» комплексына  керү – бушлай.

Исегезгә төшерәбез, 20 май көнне Татарстан Республикасында гадәттәгечә «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе уза, ул Халыкара музейлар көненә багышлана һәм төнлә музей экспозицияләрен карарга була.

Күргәзмә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфтие  инициативасы белән ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияччел булмаган автоном оешмасы тарафыннан ТР Рәисе Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән оештырыла.

ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге Дагыстан мөфтие Әхмәд хаҗи Абдуллаевка Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне уңаеннан Татарстан мөселманнарына кыйммәтле бүләк ясавы өчен олуг рәхмәтен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International