Иртәгә 2023 елның 5 маенда 15:00 сәгатьтә Казан Кремленең 1 нче подъездында урнашкан киңәшмә залында махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүгә багышланган "Батырлар хатыны" дигән уникаль фотокүргәзмә ачылачак. Фотокүргәзмәне ачуда фотопроектның төп сәбәпччеләре дә булачак.
Күргәзмәдә ирләре үз гомерләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган 40 хатын-кыз портреты тәкъдим ителгән. Матурлык, дин, ныклык һәм фидакарьлек турында 40 фоторәсем. Һәр фотопортрет хатлар һәм шигырьләр белән озатыла.
Проект кысаларында Россия хәрби хезмәткәрләренең хатыннары ирләренең хәрби мундирларын киеп фотога төштеләр.Һәр портрет фотосурәте гаилә аналарының фикерләр белән үрелеп бара. Бу хатыннарының ирләренә хатларында язылган сүзләр. Рух һәм ихтыяр көче, ихлас мәхәббәт турында онытылмаслык юллар.
Татарстанда фотокүргәзмә ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә ачыла. Проектны гамәлгә ашырырга Татарстан Республикасының Фотографчылар берлеге, Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентлары һәм педагоглары ярдәм итте.
Проект Самарада башланып китте. Самара өлкәсе хөкүмәте ярдәме белән сентябрьдә уникаль фотокүргәзмә ачылды. Проект Росгвардия полковнигы тормыш иптәше Оксана Бородина инициативасы белән оештырылды. Соңрак Россиянең башка шәһәрләре һәм регионнары да проектка кушылды.