Татарстанның күренекле җырчысы Зөфәр Ядкәр улы Сафин вафат булды

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Татар музыка сәнгате зур югалту кичерде – 2023 елның 21 маенда 55 яшендә күренекле җырчы Сафин Зөфәр Ядкәр улы кинәт вафат булды.

Сафин Зөфәр Ядкәр улы 27.01.1968 елда Татарстанның Чистай районы, Акбулат авылында туа.

Туган авылында – башлангыч, ә күрше Чуваш Ялтаны мәктәбендә урта белем алгач, Түбән Кама шәһәренең мәдәният йортында «Яшьлек» ансамблендә җырчы - солист булып эшли. 1987 - 1991 елларда Зөфәр Сафин Казан дәүләт консерваториясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Заһидуллина классында вокал буенча белем ала. Консерваторияне тәмамлаганнан соң укуын Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының «Халык җырлары» бүлегендә дәвам итә (1991 - 1995). 1995 - 2003 елларда Зөфәр Сафин Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясненең эстрада бүлегендә җырчы булып эшли. 

Аның репертуарында «Шахта», «Авыл көе», «Гүзәлия», «Назлы гөлкәем», «Сәлам сиңа, әнием», «Кайтыгыз, торналар», «Әй, гүзәлем», «Озату», «Бөдрә тал» һ.б татар халык җырлары, С. Сәйдәшев, Р. Яхин, С. Садыйкова, Ф. Әхмәтов һ.б күренекле татар композиторлары әсәрләре урын ала.

Җырчы Зөфәр Сафин Татарстан буенча гастрольләргә чыга, аны шудай ук республикабыздан читтә – Чиләбе, Курган, Пермь, Әстерхан, Уфа, Пенза, Ульяновск һ.б. төбәкләрендә дә тамашачылар яратып, көтеп алалар.

2009 елда Зөфәр Сафин шәхси концерт эшчәнлеге алып бара, мәктәптә балаларны җыр сәнгатенә өйрәтә.

З.Я. Сафин шулай ук Татар филармониясе сәхнә ветераннарының «Илһамият» («Вдохновение») клубының актив әгъзасы иде. Ул клубның ретро-концертларында, күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләрен искә алу кичәләрендә, мәшһүр шәхесләр истәлегенә агачлар утырту, дөньядан киткән артистларның каберләрен җыештыру эшләрендә дә теләп катнаша иде.  

Җырчының гомере кинәт өзелде. Үзе китсә дә, аның якты истәлеге, җырлары безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр.

Мәрхүмнең туганнарының, якыннарының зур кайгысын уртаклашып.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Зөфәр Ядкәр улы Сафинның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International