«Балалар Яңа дулкыны - 2023» вокал конкурсына гаризалар кабул ителә

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

«Популяр музыка академиясе» оешмасы РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Балалар Яңа дулкыны - 2023» Бөтенроссия балалар вокал конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлавы турында игълан итә. Конкурска 2009 елдан 2016 елга кадәр туган яшь талантлы башкаручылар чакырыла.

Сайлап алу турлары Россиянең сигез федераль округында Екатеринбург, Краснодар, Казан, Новосибирск, Махачкала, Владивосток, Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрендә узачак. Яшь талантлы башкаручыларны ачыклау һәм сайлап алу өчен гаять зур иҗади тәҗрибәсе булган профессионаллар шәһәрләргә шәхсән үзләре  киләчәк.

Сайлап алуда катнашыр өчен, музыкаль материал һәм гаризаны конкурс сайтында күрсәтелгән кагыйдәләр нигезендә:  https://newavejunior.eu/ru/ яисә конкурсның рәсми партнеры - СТУДИО мобиль кушымтасы ярдәмендә бирергә кирәк (СТУДИО для артиста и его команды от HiFi-стриминга Звук).

Моның өчен смартфонга СТУДИО кушымтасын йөкләргә һәм теркәлү узарга кирәк: https://gostudio.zvuk.com/kwjz/NewWaveKids  

Шунда ук сайлап алу турлары расписаниесен табарга була.

Конкурс уналтынчы тапкыр уза, аның беренчесе Мәскәүдә 2008 елда үткәрелде. Быел конкурс Россия катнашучылары өчен мөмкинлекләрне киңәйтте. Хәзер гариза җибәрүчеләрнең барысы да алдан онлайн турдан башка, конкурсның Россия сайлап алу турлары кысаларында тыңлау уза ала.

Һәрбер шәһәрдә сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча яхшы башкаручылар Мәскәүгә конкурс ярымфиналына чакырылачак, ул сентябрь ахырында Игорь Крутой академиясендә узачак.

Ярымфинал нәтиҗәләре буенча, «Балалар Яңа дулкыны» конкурсының финалына узган башкаручылар аталачак.

«Балалар Яңа дулкыны - 2023» финалы октябрьдә Мәскәүдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International