Музей фондларыннан Берлинга кадәр барып җиткән байракны чыгарачаклар

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

5 майда 12 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Байрак - Җиңү символы» акциясе узачак. Музей фондыннан 146 нчы укчы дивизиянең 280 нче артиллерия полкы байрагын тантаналы рәвештә алып чыгачаклар, ул Татарстан АССР территориясендә формалаштырылган һәм Берлин штурмында катнашкан. Чара Җиңү бәйрәменә багышланган.

Тантанада мәртәбәле кунаклар, республиканың рәсми затлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашачак. Бу көнне байракны музейга килүчеләр күрәчәк. Программада шулай ук Казан театр училищесы студентлары чыгышы һәм иммерсив экскурсия оештырыла.

11.30 - 12.30 сәг. музейга керү бушлай булачак. Тел.: +7(843) 590 00 50

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International