2023 елда Россиядә Сергей Рахманиновның тууына 150 ел тулу билгеләп үтелә.
2023 елның 16 маенда 18:30 сәгатьтә Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев җитәкчелегендәге Филармоник музыкаль-әдәби лектория артистлары бөек рус композиторы Сергей Рахманиновның тууына 150 ел тулуга концертка чакыралар.
5 май 13.30 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының заманча этносәнгать музеенда Татарстан Республикасы халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Гыйләҗев әсәрләренең шәхси күргәзмәсен ачу планлаштырыла (Санкт-Петербург).
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Казан Кремлендә акция, концерт, квест, күргәзмәләр узачак.
5 май 15:00 сәгатьтә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Җиңү көне алдыннан рәссам-портретчы, Хәйдәр Сәйбаталовның «Җиңү йөзе» ип аталган күргәзмәсе ачылачак. Быел авторның тууына 100 ел тула.
Быел 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы билгеләп үтелә. Бу мөһим вакыйгага безнең мәдәният учреждениеләре гадәттәгечә бәйрәм программасын әзерләде. Бәйрәмгә патриотик фестиваль, акция, квест, күргәзмә, спектакльләр күрсәтү, очрашулар багышланган.
5 апрель Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Арча муниципаль районы башкала кунакларын төбәкнең гореф-гадәтләре, һөнәрчеләре һәм иҗатчылары белән таныштырачак.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле милләттәшләр!
Сезне Туган тел көне һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан тәбрик итәм.
26 апрель көнне Татарстанда Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу вакыйгасы билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан республикада күпсанлы тантаналы чаралар үткәрү планлаштырылды. Традиция буенча бу көнне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәчәк.
24 апрельдә Салих Сәйдәшев музее Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры белән берлектә “Тукай моңнары” исемле концерт оештырачак. Чара бөек шагыйрьнең туган көненә һәм Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдиновның якты истәлегенә багышланган. Концерт 18:30 башлана, керү түләүсез.
25 апрельдә 14:00 Татар китабы йортында Башкортстан һәм Татарстанның яшь рәссамнары катнашында «Рәссам китабы. Роберт Миңнуллинның шигъри балачак дөньясы» күргәзмәсе ачыла. Әсәрләр Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган.