Һәр муниципаль район зур концерт программасы, осталар һәм эшмәкәрләр күргәзмәсе һәм ярминкәсе әзерли, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар үткәрә, уникаль туристик маршрутлар күрсәтә һәм милли ашлар белән сыйлый.
31 мартта мәдәният көннәре башланып китте һәм үз программасын Лениногорск, Норлат, Сарман, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Алексеевск районнары тәкъдим итте.
5 майда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Арча муниципаль районы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни һәм милли гореф-гадәтләрен тәкъдир итә.
Чирмешән муниципаль районы 6 майда «Әкият» балалар үзәгендә мәдәни программа күрсәтәчәк. Барлык килүчеләрне муниципаль районның кунакчыллыгы һәм үзенчәлекле мәдәнияте көтә. Килүчеләр өчен алдан теркәлү буенча керү бушлай. Чаралар графигы кушымтада бирелгән.