Казан яшь тамашачы театры «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фондының грант конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды, ул «Үзенчәлекле караш» ярдәм итү программасы кысаларында үтте.Театр тифлокомментарийлар беләнбулдырылган «Капитанская дочка» (А.С. Пушкин), «Книга силы» (А. Лысяков) һәм «Северное сияние» спектакльләре өчен акчалата чаралар һәм җиһазлар алачак.
Быел грант конкурсында катнашуга Россиянең 62 шәһәре һәм 41 төбәгеннән 153 гариза кергән. Россиянең 34 төбәге һәм 45 шәһәреннән 67 театр җиңүче булган. Махсус спектакльләр киләсе сезонда театр афишасында пәйда булачак.