4 май Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Казан университетының «Карлы десант» эзләү хәрәкәтенең Виртуаль музее тәкъдир ителде. Көндезге һәм видео-форматта узган әлеге чарада 120дән артык кеше катнашты, бу - Татарстан музейлары, башка мәдәният оешмалары хезмәткәрләре, югары уку йорты вәкилләре, шулай ук «десантчылар» иде.