2022 елның 5 октябрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 18:30 сәгатьтә Татарстан Республикасының атказанган артисты, филармоник музыкаль-әдәби лектория җитәкчесе Владимир Васильевның концерты узачак.
Тольяттиның Глеб Дроздов исемендәге “Колесо” драма театры сентябрь башында Әлмәттә гастрольдә булды, җавап визит белән 25 һәм 26 октябрьдә Татарстан Республикасының иң яхшы театр коллективларының берсе - Әлмәт дәүләт татар театры Тольятти шәһәренә барачак.
«Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе ел саен «Китап җәе» конкурсын үткәрә.
Агымдагы елның 8 октябрендә 16.00 сәгатьтә “Әкият” балалар үзәге мәйданчыгында 4 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өчен “Китап кәефе” мәдәни-күңел ачу чарасын үткәрү планлаштырыла.
Хәзерге вакытта Россиянең төбәк фондларында 12 миллионнан артык сирәк китаплар һәм кыйммәтле документлар бар, шуларның 3 миллионнан артыгы реставрацияләүгә мохтаҗ.
2022 елның 6-7 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Китап һәйкәлләре сакланышын тәэмин итүче фонд саклаучылары белән бизнес, хакимият һәм җәмгыятьнең үзара эшчәнлеге» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Ике көн – 30 сентябрь һәм 1 октябрьдә – Әлмәттә җитди иҗади ярыш барды. Бу көннәрдә шәһәр «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең 10-нчы ачык республика телевизион иҗат фестиваленең беренче зона этабын кабул итте. Иң-иңнәре Казанга суперфиналга чакырылды.
А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт драма театрында 88 нче сезонны ачуга әзерләнәләр.
2022 елның 4 октябрендә 17:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгать галереясында Россия рәссамнарының иҗади берлеге һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән Россия Федерациясе Идел буе сәнгать академиясе оештырган «АРТ-Остаханә XXI» («АРТ-Мастерская XXI») иҗат остаханәләре IV Бөтенроссия яшьләр форумы күргәзмәсе ачылачак.
2022 елның 4 октябрендә ТР ДССМ хәзерге заман сәнгать галереясында (Карл Маркс ур., 57) 16:00 сәгатьтә төрек рәссамы Эргин Инанның Россиядә беренче шәхси күргәзмәсе ачылачак.
Э.Инан картиналары Анкара һәм Истанбулның дәүләт музейларының даими күргәзмәләрендә, Мюнхен, Кливленд, Брэдфорд, Лондондагы Британия музееның коллекцияләрендә тәкъдим ителгән.
Эргин Инан ачылыш тантанасында шәхсән үзе булачак.
2022 елның 14-17 октябрендә Владимирск өлкәсенең Суздаль шәһәрендә гаилә династияләре, милли мәдәният, халык иҗаты һәм кәсепчелек “Ышаныч.Өмет.Мәхәббәт” XIV Форум-фестивале узачак.
2022 елның 16 октябрендә «Академия» концертлар залында балалар һәм яшьләр өчен күп жанрлы «Open Championship» талантлар фестиваль-конкурсы узачак.