Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның хәзерге заман сәнгать галереясында Төркия рәссамы Эргин Инанның Россиядә беренче шәхси күргәзмәсен ачу тантанасы булачак

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

2022 елның 4 октябрендә ТР ДССМ хәзерге заман сәнгать галереясында (Карл Маркс ур., 57) 16:00 сәгатьтә төрек рәссамы Эргин Инанның Россиядә беренче шәхси күргәзмәсе ачылачак.

Э.Инан картиналары Анкара һәм Истанбулның дәүләт музейларының даими күргәзмәләрендә, Мюнхен, Кливленд, Брэдфорд, Лондондагы Британия музееның коллекцияләрендә тәкъдим ителгән.

Эргин Инан ачылыш тантанасында шәхсән үзе булачак.

Эргин Инан картиналары кеше белән табигый дөнья арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне күрсәтә. Рәсемнәр күпкырлы һәм төрле төсләргә бай, фәлсәфи карашлар белән үрелгән иҗатта мистик цитаталар, шул ук вакытта Леонардо да Винчи иҗатына охшаш өзекләр чагыла.

Күргәзмә 2022 елның 6 ноябренә кадәр ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International