ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2022 ел
шимбә

1 октябрь көнне Халыкара музыка көне билгеләп үтелә.

Бу көн бөек гуманист һәм композитор Дмитрий Шостакович инициативасы белән барлыкка килгән. Музыка төрле милләт вәкилләрен үзара аңлашуда, уртак тел табуда ярдәм итә һәм аларны берләштерә дип саный.


30
сентябрь, 2022 ел
җомга

Feelin's & Savoldelli - чын музыкаль энергетик, анда рус җаны лирикасы, кызу импровизация, иске итальян джазының очсыз-кырыйсыз йомшаклыгы һәм дөньякүләм джазның танылган хитлары аранжировкаларының тәмен ача.

Шушы көннәрдә «Тәртип» радиосы, халкыбызның күңел хәзинәсе булган әүвәлге җырларны барлау ниятеннән «Үз илемдә - үз көем» бәйгесен башлап җибәрде.

2022 елның 20-22 сентябрендә Севастополь шәһәрендә (Кырым Республикасы) Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының гастрольләре узды. Ул РФ Мәдәният министрлыгының «Зур гастрольләр» федераль прогрммасы ярдәме белән тормышка ашырылды.

3 октябрьдә 18:30 да С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ La Primavera Казан камера оркестры «Тукай көе» программасын тәкъдим итәчәк.

Сәнгать җитәкчесе һәм оркестрның баш дирижеры Рөстәм Абязов программага Рәшит Кәлимуллинның берьюлы дүрт симфониясен кертте.

2022 елның 6 октябрендә Татар әдәбияты тарихы музее Шәриф Камал мемориаль фатирында (Татар китаплары йорты) укытучы һәм галим Нургали Надеевның 140 еллыгын билгеләп үтәләр.

Музейда күргәзмә ачылачак, мемориаль такта янында чәчәкләр куелачак һәм түгәрәк өстәл утырышы узачак.

«Кадим Әлмәт» коллективы «Гаҗәеп ирер Болгар тарихы» дип аталган альбом чыгарды.

 

2022 елның 3 октябреннән 6 октябренә кадәр Алабугада: «Ананьинский мир: процессы культурогенеза в финале эпохи бронзы и раннем железном веке в Северной Евразии” бронза һәм иртә тимер гасырында (Б.С. Жуковның тууына 130 ел тулу уңаеннан) халыкара катнашында Бөтенроссия фәнни конференциясе узачак.

«Әкият» курчак театры сәхнәсендә 12 октябрьдә Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» легендар пьесасы буенча музыкаль спектакль премьерасы була.

Спектакль татар телендә синхрон тәрҗемә белән барачак.

Өлкәннәр көне уңаеннан Алабуга музей-тыюлыгы зур программа әзерләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International