Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильевның иҗат юбилее уза

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

2022 елның 5 октябрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 18:30 сәгатьтә Татарстан Республикасының атказанган артисты, филармоник музыкаль-әдәби лектория җитәкчесе Владимир Васильевның концерты узачак.

Владимир Михайл улы Васильев 1978 елда Яр Чаллыда туган, музыка мәктәбен, аннары Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Мәскәүдә һәм Венада (Австрия) иҗатын дәвам иткән. 20 ел буе сәхнәдә 15 илдә чыгыш ясаган, халыкара опера фестивальләрендә катнашкан, абруйлы халыкара конкурсларда лауреат булган шәхес.

Казан халкы һәм кунаклар өчен үзенең концерт программасында Владимир Васильев иҗади тормышында җыелган уңышлы репертуарын тәкъдим итәчәк.

Артист иҗат юбилее кичәсендә Россия Федерациясенең халык артисты, профессор Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры белән чыгыш ясавы тамашачы күңеленә хуш киләчәк. Концертта шулай ук филармоник музыкаль-әдәби лектория артистлары да катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International