А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры 88 нче сезон ачылышына әзерләнә

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт драма театрында 88 нче сезонны ачуга әзерләнәләр.

Сезон Василий Шукшинның "Минем кияү бер машина утын урлаган" («Мой зять украл машину дров») хикәясе буенча куелган комедиядән башланачак. Премьера 7 октябрьдә булачак.  

Спектакльне режиссер Эдуард Шахов куйган, ул 2017 елда Тобольскида XV Россия кече шәһәрләре театрлары фестивалендә җиңүче, "Алтын битлек" милли театр премиясе номинанты.

Бөгелмә театры актерлары өметләрен һәм кайгыларын, авыл эшчеләренең образларын ачык һәм төгәл итеп күрсәтә алдылар. Спектакльдә барлыгы сигез артист катнаша.

Бер атнадан соң театрда тагын бер премьера көтелә - 14 октябрьдә Бөгелмә драма театры тамашачылар игътибарына Россия драматургы Ярослав Пулинович пьесасы буенча "Тәмамланмас апрель" драмасын тәкъдим итәчәк.

Спектакль өстендә Мәскәү режиссеры Анна Горушкина эшләде. Ул күп еллар  Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү губерна театры белән уңышлы гына хезмәттәшлек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International