«Безнең заман» юбилей фестиваленең зона этабында беренче җиңүчеләр билгеләнде

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Ике көн – 30 сентябрь һәм 1 октябрьдә – Әлмәттә җитди иҗади ярыш барды. Бу көннәрдә шәһәр «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең 10-нчы ачык республика телевизион иҗат фестиваленең беренче зона этабын кабул итте. Иң-иңнәре Казанга суперфиналга чакырылды.

Фестивальнең беренче зона этабына «Нефтьче» мәдәният сарае республиканың 16 районыннан 300 катнашучы җыйды. Әлмәт турына республиканың 54 предприятиесе һәм оешмасыннан гариза килгән иде. Команда ярышында 9 җыелма команда катнашты. Беренче көнне, 30 сентябрьдә, катнашучылар «Музыкаль юнәлеш» һәм «Бию юнәлеше» номинацияләрендә номерлар тәкъдим итте. Икенче көнне «Дан минуты» номинациясендә чыгышлар күрсәтелде. Шулай ук гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы булды.

Гала-концертны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов, ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина, шулай ук жюри рәисе, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай ис. Татар дәүләт филармониясенең ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты Резеда Галимова катнашты.

Айдар Каюмов Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагумановның исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде һәм фестивальдә катнашучыларга кызыклы, якты көрәш теләде. «10 ел дәвамында Әлмәт ел саен «Безнең заман» кебек көчле фестивальнең зона этапларының берсен уздыру урыны итеп сайлана. Бу еллар эчендә фестиваль эшче яшьләр арасында гына түгел, бик күп мәдәният эшлеклеләре һәм башка өлкәләр арасында чын брендка әйләнде», – дип ассызыклады ул.

Жюри башлыгы Резеда Галимова, үз чиратында, фестивальдә катнашучылар барлык тамашачыларга да үз сәләтләрен һәм осталыкларын бүләк итә, дип белдерде. Ә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов «Безнең заман»ны уникаль күренеш дип атады. «Теләсә кайсы предприятие хезмәткәре иҗади күнекмәләрсез яңалык булдыра алмый – бары механик хезмәт белән генә шөгыльләнә ала. Безнең талантлы яшьләребезгә хас иҗат җитештерүдә дә, фестиваль сәхнәсендә үз сәләтләрен гамәлгә ашыру өчен дә кирәк. Биредә яхшыларның яхшылары җыелган – Әлмәткә республиканың 16 муниципаль районыннан катнашучылар килгән. Ә иң-иңнәре Казанга суперфиналларга барачак», - дип хәбәр итте ул. Катнашучылар саны артсын өчен министр урынбасары аларны хезмәттәшләренә «Безнең заман» турында сөйләргә әйдәде. «Үсеш болай да бара. Әмма тагын да күбрәк предприятиеләрне һәм оешмаларны колачлыйсы килә», - диде Родион Карпов.

Софья Мостафина шулай ук фестивальне оештыручыларга һәм артистларга рәхмәт сүзләре җиткерде. «Бу чыннан да искиткеч вакыйга. Быел 10 яшен тутыручы Фестиваль бүгенге көндә бик мөһим һәм кирәк. Бигрәк хәзер, дөнья бик катлаулы һәм үзгәрүчән булганда, яхшы хәбәрләр ишетәсе килә. Дөньяда барган вакыйгалардан онытылу өчен, бары «Безнең заман»га килергә һәм талантлы эшче яшьләрне карарга була», – дип ассызыклады ТР яшьләр эшләре министры урынбасары.

Зона бәйгесендә гомумкоманда ярышында 1-нче урынны берьюлы 5 команда бүлде: «Транснефть-Кама буе» АҖ, «РИМЕРА-АЛНАС» ҖЧҖ, Берләштерелгән металлургия компаниясе – «Выксун металлургия заводы» акционерлык җәмгыяте филиалы (Әлмәт), Чистай район үзәк хастаханәсе һәм «Татэнерго» АҖ филиалы – Зәй ГРЭСы. Жюри 2-нче урынны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Аксубайдан «Наз» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» командасына бирде. 3-нче урынны «Адымнар-Әлмәт» полилингваль гимназиясе һәм Әлмәт районы Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе командалары алды. Моннан тыш, өч номинациядә аерым башкаручылар зона этабы бүләкләренә ия булды.

Барлык катнашучылар да ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег КоробченкоТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм жюри рәисе Резеда Галимова имзалаган дипломнар алды. Ә призлы урыннар ияләре генераль продюсердан фестивальнең суперфиналына махсус чакыруга ия булды.

Зона этабын үткәрү көннәрендә Әлмәттә шулай ук жюри әгъзаларыннан түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар узды. Киләсе зона ярышларын 7-8 октябрьдә Түбән Камадагы Халык иҗаты йорты кабул итәчәк. Казанда исә зона бәйгеләре 14-15 октябрьдә узачак. Суперфинал 4-5 ноябрьгә планлаштырылган: ул Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада Авылы) оештырыла. 6 ноябрьдә “Пирамида”да репетиция көне. Юбилей сезонының төп вакыйгасы – быелгы фестивальнең гала-концерты – 7 ноябрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International