«Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе ел саен «Китап җәе» конкурсын үткәрә.
Агымдагы елның 8 октябрендә 16.00 сәгатьтә “Әкият” балалар үзәге мәйданчыгында 4 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өчен “Китап кәефе” мәдәни-күңел ачу чарасын үткәрү планлаштырыла.
Чара Россия композиторы Григорий Гладков (Мәскәү шәһәре), авторлык җырларын башкаручылар Владимир Гольцман (Казан шәһәре) һәм Таһир Мөхәммәтов (Чистай шәһәре) катнашында узачак.
Программаның махсус кунагы - Россия язучысы һәм журналисты, шагыйрь, "Смешарики" проекты авторы һәм "Фиксики" мультсериалы сценаристы Игорь Шевчук.
Чарага ничек керергә:
Билетны bileton.ru сайтында сатып алырга мөмкин.
Билетларга сылтама: https://bileton.ru/events/knizhnoe-nastroenie-75649#places
Урыннар саны чикләнгән.