Тольяттиның Глеб Дроздов исемендәге “Колесо” драма театры сентябрь башында Әлмәттә гастрольдә булды, җавап визит белән 25 һәм 26 октябрьдә Татарстан Республикасының иң яхшы театр коллективларының берсе - Әлмәт дәүләт татар театры Тольятти шәһәренә барачак.
Татарча спектакльләр синхрон тәрҗемә белән күрсәтеләчәк.
25 октябрь сишәмбе көнне “Колесо” театры сәхнәсендә Әлмәт театры яшь тамашачыларны Алмаз Садриевның мавыктыргыч “Терра” спектакле белән сөендерәчәк.
25 октябрь кичен татар театры сәнгатен яратучыларны Илгиз Зәйниевның «Хыял йорты» комедиясе көтә.
Чәршәмбе 26 октябрь көнне 12.00 сәгатьтә балаларны һәм аларның әти-әниләрен Алмаз Садриевның «Пиксельные истории» авторлык спектакленә чакыралар.
26 октябрь кичендә Әлмәт дәүләт татар театры гастрольләрен Камил Тукаевның "Җил артыннан йөгерүче" спектакле тәмамлый.
Тольяттида Әлмәт дәүләт татар театры гастрольләре Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәмендә "Росконцерт" федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан уздырыла.