2022 елның 4 октябрендә 17:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгать галереясында Россия рәссамнарының иҗади берлеге һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән Россия Федерациясе Идел буе сәнгать академиясе оештырган «АРТ-Остаханә XXI» («АРТ-Мастерская XXI») иҗат остаханәләре IV Бөтенроссия яшьләр форумы күргәзмәсе ачылачак.
Проектның беренче күргәзмәсе сентябрь аенда Россиянең Мәскәүдәге заманча тарих музеенда узды. Бөтенроссия форумы Россиянең төрле төбәкләреннән килгән яшь рәссамнарга рәсем сәнгатенең танылган осталары җитәкчелегендә коллектив эшендә үз көчләрен сынап карарга уникаль мөмкинлек бирә.
Экспозициядә рәсем, графика, скульптура, арт-фото һәм цифрлы сәнгатьне үз эченә алган 120 дән артык эш тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә хәзерге заман сәнгать галереясында 16 октябрьгә кадәр эшли, алга таба «Красноярск - Владивосток» маршруты буенча юл тотачак.