Хәзерге вакытта Россиянең төбәк фондларында 12 миллионнан артык сирәк китаплар һәм кыйммәтле документлар бар, шуларның 3 миллионнан артыгы реставрацияләүгә мохтаҗ.
2022 елның 6-7 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Китап һәйкәлләре сакланышын тәэмин итүче фонд саклаучылары белән бизнес, хакимият һәм җәмгыятьнең үзара эшчәнлеге» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Конференция РФ Мәдәният министрлыгының китапханә фондларын саклау өчен төбәк үзәкләре төзү турындагы инициативасын үстерү контекстында уздырыла.
Чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән 30 спикер реставрация, консервация, хәйрия һәм эндаумент-фондлары, фандрайзинг темаларына үз проектларын һәм тикшеренү эшләрен тәкъдим итәчәк.
Конференция хедлайнерлары буларак Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Россия дәүләт китапханәсе генераль директоры Дуда Вадим чыгыш ясаячак.
Минтимер Шәймиев үз шәхси фондларыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә 3 629 китап тапшырачак. Шуларның 200 дән артыгы китап уку залының күргәзмә киштәләрендә ачык кулланылышта тәкъдим ителәчәк. Китапларның титул битләрендә В.Черномырдин, Е.Примаков, А.Леонов, Б.Әхмәдуллин, В.Гергиев, А.Калягин, А.Карпов һ.б. танылган дәүләт, сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләреннән шәхси имзалар һәм юлламалар теркәлгән.
Конференциядә китапханә, музей, архив, фәнни-тикшеренү, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук китап һәйкәлләрен саклаучылар һәм мәдәни инициативаларны һәм проектларны хуплаучы коммерциячел булмаган оешма җитәкчеләре катнашалар.
Конференцияне Россия дәүләт китапханәсе, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме беләнТатарстан Республикасы Милли китапханәсе оештыра.
Чара Казан, Пушкин урамы, 86 адресы буенча ТР Милли китапханәсенең конференц-залында узачак.
Конференциянең турыдан-туры трансляциясен сылтама буенча күзәтергә мөмкин булачак.