ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2022 ел
дүшәмбе

21-24 августта Мәскәүдә Татарстан фильмнары күрсәтелә.

Татар кинолары өч мәйданчыкта РФ кинематографистлары берлегенең Үзәк Кино йорты, Җиңү музее каршындагы "Поклонка" кинотеатры һәм Россия дәүләт балалар китапханәсендә күрсәтеләчәк.

Мәскәүлеләргә Татарстан кинематографиясенең яңа, шулай ук популяр киноленталары да тәкъдим ителәчәк. Кино күрсәтү мәйданчыкларында “Татаркино” директоры һәм фильмнарның продюсеры Миләүшә Айтуганова, режиссерлар Айназ Мөхәммәтҗанов, Әмир Галиәскәров, Илшат Рәхимбай, Сергей Киатров һәм актер Илфат Камалиев катнашачак. Татар киноларын күрсәтү Мәскәүдә Татарстан көннәре кысаларында уза.

2022 елның 20 августында 61 яшендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының элеккеге директоры Мәхмүтов Рафаил Зөфәр улы үлеп китте.

21 августтан Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре уза.

Программада - «Ибн Фадлан» сәнгать-документаль фильмының премьерасы, Мәскәү шәһәрендә татар балалар әдәбияты көннәре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылу, Татарстан Республикасының шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашу, халык шагыйре Роберт Миңнуллин истәлегенә багышланган иҗат кичәсе, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы.

2022 елның 25 августында С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» II Халыкара музыкаль-шигъри фестиваль узачак.


20
август, 2022 ел
шимбә

Татнетны үстерү фонды Татарстан язучылар берлеге һәм Саба муниципаль районы хакимияте белән берлектә, Фондка теләктәшлек белдергән юридик һәм физик затлар ярдәме белән Саба муниципаль районында 26 август көнне II ӘДӘБИ САБАН ТУЕ үткәрә.

Бүген 20 август Татарстан Республикасының Югары Ослан районы Печище авылында урнашкан Янка Купала музеенда Белоруссия халык шагыйре Янка Купала мемориаль тактасын ачу тантанасы булып узды.

2022 елның 19 августында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Беларусь Республикасы мәдәният министры Анатолий Маркевич очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

2022 елның 17 августында «Россиянең яшел вузлары» программасы буенча «Минем яшел югары уку йортым» студентлар экопроектларының Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Конкурста катнашучылар 122 проект тапшырды, шулардан эксперт жюри иң яхшы ун экопроектны сайлады. 


19
август, 2022 ел
җомга

2022 елның 19 августында Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Мәдәни үсеш үзәген ачу тантанасы булды.  

 

2022 елның 18 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау муниципаль районына эш сәфәре барышында Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә  капиталь төзекләндерүдән соң Мәдәният сараен ачты.

Тантанада шулай ук ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, министр урынбасары Ленар Хәкимҗанов, муниципаль район җитәкчелеге, иҗат коллективлары һәм бистә халкы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International