Саба муниципаль районында II ӘДӘБИ САБАН ТУЕ үткәрелә

2022 елның 20 августы, шимбә

Татнетны үстерү фонды Татарстан язучылар берлеге һәм Саба муниципаль районы хакимияте белән берлектә, Фондка теләктәшлек белдергән юридик һәм физик затлар ярдәме белән Саба муниципаль районында 26 август көнне II ӘДӘБИ САБАН ТУЕ үткәрә.

#ӘДӘБИСАБАНТУЕ үзенең әдәби уенннары белән татар халкының милли Сабан туе бәйрәменнән аерылып тора – #әдәбимарафон финалистларын бүләкләү һәм милли уеннар белән беррәттән #әдәбикөрәш, әдәби уеннар, күргәзмәләр һәм башкалар планлаштырылган. Шул ук вакытта, Әдәби сабан туе кысаларында балалар һәм яшүсмерләр өчен «БЕЛЕМ РАДИОСЫ» (https://radio.belem.ru) билингваль интернет-радио ачылу тантанасы да күздә тотыла. Тантана көнне «Миллион татар» әдәбият һәм үзүсеш журналының дүртенче саны киң катлам укучыга тәкъдим ителәчәк.

Әлеге тантаналы чарага бүләкләү өчен XVII-XX дөньякүләм #әдәбимарафон проекты финалистлары (https://vk.com/adabimarathon) һәм республикакүләм #авылым-гүзәллеге проекты финалистлары (http://tat-i.net/tt/avilimguzallege2022) чакырулы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International