С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» II Халыкара музыкаль-шигъри фестивале узачак

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

2022 елның 25 августында С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» II Халыкара музыкаль-шигъри фестиваль узачак.

«Шагыйрь һәм музыка» фестивалендә Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Мәскәү, Сарман һәм Яшел Үзән районнарының яшь артистлары башкаруында Муса Җәлилнең яраткан җырлары һәм аның  шигырьләре яңгыраячак.

Чараның мактаулы кунагы - шагыйрьнең кызы - Җәлилова Чулпан Муса кызы. Концертларда шулай ук герой-шагыйрьнең оныгы һәм оныкчыклары да катнашачак.

Концертта Халыкара конкурслар лауреаты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Сөмбел Кыямова һәм композитор, "Партитура" конкурсында җиңүче Миләүшә Хәйруллина катнашачак. Ә  кичәне Надежда Занозовская җитәкчелегендә ТР халык уен кораллары балалар оркестры ачачак.

Фестиваль Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә оештырыла.

Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» Халыкара музыкаль-шигъри фестиваль 2021 елның декабреннән бирле уздырыла. Фестивальдә конкурс лауреатлары башкаруында Муса Җәлилнең шигырьләре яңгыраячак.

Фестиваль Татарстан Республикасының эре шәһәрләрендә Казан, Әлмәт, Түбән Кама, шулай ук Мәскәү шәһәрендә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International