Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре үтә

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

21 августтан Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре уза.

Программада - «Ибн Фадлан» сәнгать-документаль фильмының премьерасы, Мәскәү шәһәрендә татар балалар әдәбияты көннәре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылу, Татарстан Республикасының шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашу, халык шагыйре Роберт Миңнуллин истәлегенә багышланган иҗат кичәсе, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы.

13 сентябрьдә Мәскәүнең “Зарядье” концертлар залында “Yзгәреш җиле” татар җыры фестиваленең гала-концерты булачак.

Барлыгы 21 августтан 23 августка кадәр Мәскәүлеләр Россия башкаласы кинотеатрларында Татарстанның сигез фильмын һәм ике мультфильмын күрә алачак.

25 августта Мәскәү Халыкара музыка Йортында гала-концертта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт хакимиятенең федераль һәм Татарстан органнары, Мәскәү Хөкүмәте вәкилләре, дипломатик корпус, Мәскәүнең әйдәп баручы югары уку йортлары җитәкчеләре, шулай ук танылган ватандашлар - рухи лидерлар, танылган табиблар һәм башкала галимнәре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр, спортчылар һәм эшмәкәрләр катнашачак.

Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәрен оештыручылар: Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International