13-14 октябрьдә Казанда «Җәлил укулары - 2022» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән галимнәр батырлык, патриотизм, гражданлык позициясе темалары буенча фикер алышачак.
Әлмәт татар дәүләт драма театрында 78 театраль сезон ачылды. Тамашачыларга «АХ, яки Мәхәббәт элмәге» комедиясе премьерасын тәкъдим иттеләр.
2022 елның 15 октябреннән 11 декабренә кадәр Иркутскта Виктор Бронштейн галереясендә Казан рәссамы Ринат Әхмәтовның "На линии солнца" дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе узачак.
18 яшькә кадәрге балалар Татарстан Республикасы дәүләт мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрү мөмкинлеген алачак. Түләүсез мәдәни чарага бала белән бергә гаиләнең өлкән әгъзаларының берсе килә ала.
Киңәшмәне ТР мәдәният министры Ирада Әюпова ачты. Матбугат сәркатибе - мәдәни продуктны алга этәрүче төп вәкилләрнең берсе дип билгеләп үтте. Учреждениега игътибарны җәлеп итү өчен җитәкче белән матбугат сәркатибе арасында тандем булырга тиеш, диде ул.
2022 елның 12 октябрендә «Казан (Идел буе) федераль университеты» Россия җәмгыятенең "Белем" («Знание») мультимедиа студиясе территориясендә (Профессор Нужин ур., 2) «Акыллы маршрут: заманча әдәбият» Форумы ачыла.
“Китап һәйкәлләренең саклануын тәэмин итү буенча фонд саклаучылары белән бизнес, хакимият һәм җәмгыятьнең үзара хезмәтчәнлеге” халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР Милли китапханәсенә 3 629 китап тапшырды, шуларның 200дән артыгы классик уку залының күргәзмә киштәләрендә ачык кулланылышта тәкъдим ителәчәк.
ТР Милли китапханәсендә “Китап һәйкәлләренең саклануын тәэмин итү буенча фонд саклаучыларының бизнес, хакимият һәм җәмгыять вәкилләре белән үзара хезмәттәшлеге” Халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза.
2022 елның 12, 13 һәм 14 октябрендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театры сәхнәсендә "Әкият" курчак театры гастрольләре узачак. Яшь тамашачыларга берничә яңа премьера тәкъдим ителәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ведомствоның 2023 елга максатларын һәм бурычларын ачык рәвештә формалаштыруны дәвам итә.
Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында Министрлыкның 2023 елга максатлары һәм бурычлары формалаштыру буенча тәкъдимнәр кертү эксперт сессиясе узды.