Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ведомствоның 2023 елга максатларын һәм бурычларын ачык рәвештә формалаштыруны дәвам итә.
Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында Министрлыкның 2023 елга максатлары һәм бурычлары формалаштыру буенча тәкъдимнәр кертү эксперт сессиясе узды.
• Экспертлардан тәкъдимнәр җыю һәм алга таба тавыш бирү өчен максатлар һәм бурычларны булдыру 2022 елның 24 октябренә кадәр дәвам итә.
Республика халкының тәкъдим ителгән максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирү һәм шулай ук үз вариантларын тәкъдим итү мөмкинлеге дә бар. Һәркем үзенең тәкъдимнәрен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының электрон адресына җибәрә ала - mkrt@tatar.ru (Министрлыкның 2023 елга максатларын һәм бурычларын ачыктан-ачык формалаштыру” тамгасын кую сорала).
• Халык тавыш бирүе 2022 елның ноябрендә узачак.
• Йомгаклау исемлеген раслау 2022 елның декабре дәвамында гамәлгә ашырылачак.
Йомгаклауда барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Моның өчен алдан теркәлү узарга кирәк.