ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2023 ел
дүшәмбе

Казахстан-Татарстан фильмы «Тарлан» бу атнада Бурятия Республикасында узган «Хрустальный нерпенок» I Халыкара балалар, яшүсмерләр һәм гаилә фильмнары кинофестивалендә берьюлы ике приз яулады. Малайның белән атның дуслыгы турындагы картина «Халыкара конкурста иң яхшы балалар роле» номинациясендә, шулай ук конкурсның балалар жюрие призы белән билгеләнә.

30 май көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Актаныш муниципаль районы якташларыбыз, кунаклар һәм экспертлар хозурына «Актанышым-Ак Илем!» - дип исемләнгән программа тәкъдим итә.

Татар музыка сәнгате зур югалту кичерде – 2023 елның 21 маенда 55 яшендә күренекле җырчы Сафин Зөфәр Ядкәр улы кинәт вафат булды.


17
май, 2023 ел
чәршәмбе

22 май көнне В.И.Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында якташларыбыз, кунаклар һәм экспертлар хозурына «Икмәк тәмле, яшәү, тормыш ямьле. Безнең якта, безнең Мөслимдә» – дип исемләнгән программа тәкъдим итә.


16
май, 2023 ел
сишәмбе

20-23 майда Болгарда ислам динен Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» масштаблы традицион тантаналы чарасын бәйрәм итү алдыннан «Истәлек билгесе» комплексында Мөхәммәд пәйгамбәрнең шәхси хәзинәсе күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмәне ачу вакыйгасы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2023 XIV Халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында уза. Форум Казанда 18-20 майда үтә.


4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

4 май Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Казан университетының «Карлы десант» эзләү хәрәкәтенең Виртуаль музее тәкъдир ителде. Көндезге һәм видео-форматта узган әлеге чарада 120дән артык кеше катнашты, бу - Татарстан музейлары, башка мәдәният оешмалары хезмәткәрләре, югары уку йорты вәкилләре, шулай ук «десантчылар» иде.

Иртәгә 2023 елның 5 маенда 15:00 сәгатьтә Казан Кремленең 1 нче подъездында урнашкан киңәшмә залында махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүгә багышланган "Батырлар хатыны" дигән уникаль фотокүргәзмә ачылачак. Фотокүргәзмәне ачуда фотопроектның төп сәбәпччеләре дә булачак.

Казан яшь тамашачы театры «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фондының грант конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды, ул «Үзенчәлекле караш» ярдәм итү программасы кысаларында үтте.Театр тифлокомментарийлар беләнбулдырылган «Капитанская дочка» (А.С. Пушкин), «Книга силы» (А. Лысяков) һәм «Северное сияние» спектакльләре өчен акчалата чаралар һәм җиһазлар алачак.

Бүген Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов каберенә һәйкәл ташы куелды. Чара Казанда Борис Кузнецов күмелгән Арча зиратында узды.


3
май, 2023 ел
чәршәмбе

«Популяр музыка академиясе» оешмасы РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Балалар Яңа дулкыны - 2023» Бөтенроссия балалар вокал конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлавы турында игълан итә. Конкурска 2009 елдан 2016 елга кадәр туган яшь талантлы башкаручылар чакырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International