«Мәгънәләр территориясе» – Росмолодежьның белем бирү форумы, ул 12 ел дәвамында иҗтимагый-сәяси эшнең төп юнәлешләре буенча кадрлар әзерләү мәйданы булып тора. XII форум кысаларында өч тематик смена планлаштырылган: «Бердәмлек», «Хакыйкать» һәм «Ватан».
Форум катнашучылары үзләренең тематик юнәлешләре кысаларында Россиянең киләчәк цивилизация буларак күзаллавын төзү өстендә эшләячәкләр. Илнең традицион кыйммәтләрен чагылдырган өч смена барышында милли үсеш максатларына ирешү мәсьәләләре һәм 2026 елгы сайлаулар алдыннан җәмәгатьчелек соравы каралачак.
«Ватан» сменасы 2–6 августта узачак. Төп тема булып махсус хәрби операцияне хуплау һәм дәүләт суверенитетын ныгыту торачак.
Сменага теркәлү 18 майга кадәр сылтама буенча мөмкин.