Россия Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына багышланган тантаналар кысаларында, 12–13 июньдә Казанга «Театр поезды» килеп җитәчәк. Бөтенроссия проекты Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.
Бу – Россиянең хәзерге тарихындагы уникаль һәм иң эре мәдәни-агарту театр проектларының берсе – илнең ерак төбәкләрендә яшәүчеләргә ватан сәхнә сәнгатенең байлыгын күрсәтеп, төбәкләрне мәдәни берләштерү максатында бөтен ил буйлап театрларның сәяхәте.
Бөтенроссия «Театр поезды» проекты 160 Россия театрын һәм биш меңнән артык артистны колачлаячак. Илебезнең 43 шәһәрендә алар 280 спектакль тәкъдим итәчәк.
«Театр поезды» катнашучыларын рәсми каршы алу тантанасы 12–13 июньдә «Казан-1» тимер юл вокзалында узачак.
Проектның җентекле мәгълүматы һәм өстәмә вакыйгаларның расписаниесе белән сайтта танышып була: https://poezd.stdrf.ru/