ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2026 ел
якшәмбе

Туган тел көнендә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бәйрәм концерты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре тапшырды.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! Сезне Туган тел көне һәм күренекле вакыйга – татар халкының бөек улы, даһи шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм. 

Туган тел – милләтнең тере сулышы һәм рухы, аның тарихи хәтер хәзинәсе. Бу тиз үзгәрүчән дөньяда халкыбызга хас үзенчәлекләрне саклау өчен әхлакый маяклар нәкъ менә туган телдә тупланган.  


Тукай татар шигъриятенең символына әйләнде. Аның тиңдәшсез тезмәләрендә күп буыннар тәрбияләнде. Көйле-моңлы «Туган тел» дөньяны танып белүдә беренче булып юл күрсәтсә, шагыйрьнең фәлсәфи лирикасы тормыш куйган сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Тукайның туры сүзе бервакытта да үз көчен югалтмый: ул вөҗданыбызны пакьли, җаныбызга дәва бирә, күңелебезне кузгата, игелекле эшләргә рухландыра. Һәрберебез өчен олы байлык булган хәзерге татар әдәби теленә нәкъ менә Тукай нигез салды.

Тагын бер мәшһүр каләм иясе – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең үлемсез әсәрләре бүген аеруча актуаль яңгыраш алды. Быел без  аның тууына 120 ел тулуны билгеләп үтәбез. Җәлилнең батырлыгы кешелек дөньясы өчен каһарманлык өлгесенә әйләнде, ул кулларына корал тотып Ватанны, үзләренең туган телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен яклап көрәшүче яшьләребез – төрле милләт вәкилләре өчен үрнәк булып тора. 

Халкыбызның тарих сәхифәләрендә исемнәре алтын хәрефләр белән язылган шәхесләребезнең олы иҗаты туган телебезне саклауда, аның матурлыгын, байлыгын кыйммәтле мирас итепкиләчәк буыннарга тапшыруда ныклы нигез хезмәтен үтәсен.

Сезгә тынычлык, иминлек, илһамлы тормыш телим. Горурлыгыбыз булган туган телебез һәм мәдәниятебез һәрчак үсеш-алгарышта булсын!».


23
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 26 апрелендә Казан Кирмәненең Гавами урыннары ишегалдында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең нәтиҗәләрен игълан итү тантанасы һәм гала-концерты узачак.


21
апрель, 2026 ел
сишәмбе

«Татаркино» Алабугада (23 апрель, Иллюзион), Әлмәттә (24 апрель, «Алмет» үзәге), Чаллыда (25 апрель, Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театры) һәм Казанда (26 апрель, Камал театры) Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан анимацион, документаль һәм нәфис фильмнар күрсәтәчәк, иҗади очрашулар һәм остаханәләр уздырачак.


20
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

13 һәм 14 апрель көннәрендә Г.Камал театрының универсаль залында «Апуш» татар балалар театр студиясе бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышлап «Унөч» спектаклен тәкъдим итте.


16
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

16-23 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Башкортстан Республикасы шәһәрләрендә «Халкыбызның мирасы» концерт программасы белән чыгыш ясаячак.


15
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

1935 елның 15 нче апрель көнендә 21 ил тарафыннан Рерих Пактына — мәдәни кыйммәтләрне саклау турында беренче халыкара рәсми килешүгә кул куела. 
Николай Константинович Рерихка бу документны булдыру фикере Россия шәһәрләре һәм Казан буйлап сәяхәт иткәннән соң килә. Шушы Пакт нигезенә салынган кагыйдәләр күпчелек халыкара килешүләр, шул исәптән ЮНЕСКО конвенциясе нигезенә салына.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан агымдагы елның 24-26 апрель көннәрендә унберенче тапкыр уздырылачак Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак.


14
апрель, 2026 ел
сишәмбе

Кичә Балтач авылында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга 140 яшь тулу уңаеннан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Шүрәле: Кырлай кайтавазы» вокаль-хореографик спектакле премьерасы булды.


10
апрель, 2026 ел
җомга

13 һәм 14 апрельдә Г.Камал театрының универсаль залында «Апуш» татар балалар театр студиясе бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышлап «Унөч» спектаклен тәкъдим итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International