Татарстан Республикасында «Һәр өченче» концерт-реквиемы узды. Концерт-реквиемны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Беларусь Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Владимир Перцов карады. Чара «Казан Экспо»да 28 һәм 29 апрельдә уза.
«Һәр өченче» концерт-реквиемы Беларусьта Бөек Ватан сугышы елларында булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. Сугыш башында Беларусьта немец оккупациясе астында 8 млн га якын кеше һәм 900 мең тирәсе совет хәрби әсире булган. Илнең бөтен диярлек төбәгендә тыныч халыкны һәм сугыш әсирләрен юк итү максатында нацистлар төрмәләр, концлагерьлар һәм геттолар оештырган. Фашист оккупациясе елларында 209 шәһәр җимерелгән, ким дигәндә 12 868 авыл юк ителгән. Соңгы елларда ачыкланган төгәлрәк мәгълүматлар Беларусьнең сугышта һәр өченче кешесен югалтканын күрсәтә.
Проект Союз дәүләтенең Даими Комитеты, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Беларусь Республикасы Мәдәният министрлыгы, Беларусь Республикасы Оборона министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.