Казанның «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивалендә тавыш могҗизасы

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

4–8 сентябрьдә Татарстан башкаласында XXII Казанның «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале узачак, ул үзенең «Мәдәниятләр диалогы аша – диалог мәдәниятенә» дигән шигарына тугрылыклы.
Быел төп конкурста беренче тапкыр «Иң яхшы тавыш режиссурасы» һәм «Фильмның иң яхшы музыкаль бизәлеше» номинацияләре барлыкка килде.

«Алтын мөнбәр» фестиваленең конкурс программасына кешелеккә хас рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм мәдәни традицияләрне чагылдырган, тынычлык, дин тотучанлык һәм гуманизм идеяләрен күтәргән фильмнар кертелә.

Конкурста катнашу өчен 2026 елның 1 июненә кадәр info@kazan-mfmk.com электрон адресына гариза җибәрергә яки фестивальнең рәсми сайтындагы (http://kazan-mfmk.com/application) махсус анкетаны тутырырга кирәк. Конкурс программасында 2024 елдан соң чыккан фильмнар карала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International