«Җиңү тәрәзәләре» акциясенә кушылыгыз

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

Җиңү көне алдыннан Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте «ЮНАРМИЯ» белән берлектә Бөтенроссия «Җиңү тәрәзәләре» акциясен башлап җибәрде. Ул ватан тарихы вакыйгалары һәм Бөек Ватан сугышы геройлары батырлыгы турында хәтерне саклауга юнәлдерелгән һәм 2022 елдан бирле ел саен үткәрелә.

Катнашучыларга Бөек Җиңү символлары төшерелгән 30дан артык трафарет-клейстегер арасыннан сайларга тәкъдим ителә. Балалар һәм өлкәннәр бу һәм башка истәлекле клейстегерларны 9 майга кадәр «Беренчеләр хәрәкәте»нең башлангыч бүлекчәләрендә узачак остаханәләрдә үз куллары белән ясый алачак.

Тәрәзәләрне бизәү процессы акциядә катнашучылар тарафыннан видео яки фотосурәткә төшерелә, аннары «ВКонтакте» социаль челтәрендә шәхси битләрдә һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең башлангыч бүлекчәләренең, «Беренчеләр хәрәкәте» коллектив катнашучыларының, шулай ук яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләренең, белем бирү оешмаларының санлы җәмгыятьләрендә #ҖиңүТәрәзәләре хэштегы белән бастырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International