25 апрельдә Будапешт Башкала циркында аншлаг белән Казан циркының «Мирас» милли татар спектакль-фэнтезисенең премьерасы узды. Аны 20 илнең илчеләре, шул исәптән Россия Федерациясенең Венгриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Евгений Станиславов та карады.
Бу – соңгы дүрт ел эчендә Россия циркының Көнбатыш Европадагы беренче гастрольләре. Искәртеп узабыз, «Мирас» милли спектакль-фэнтезине Казан дәүләт циркы 2025 елда куйган. Җәен ул Казанда аншлаг белән узган, көзен исә Минскидагы гастрольләрендә тамашачылар алкышларына күмелгән. Хәзер Венгрия тамашачылары татар мәдәнияте, эпосы һәм гореф-гадәтләре белән заманча цирк шоу форматында танышачак – «Мирас» күрсәтүе Будапешт Башкала циркында 2026 елның сентябрь аена кадәр дәвам итәчәк.
Европала спектакль халыкара уртак проект форматында тәкъдим ителде – ике циркның, Казан һәм Будапешт циркларының артистлары манежда бергә эшлиләр.