Кинофорум сугыш елларында партизанлык иткән Николай Яковлевич Киселев исемен йөртә.
Бу кичәдә “Дюз ава” Гагауз халык ансамбле, популяр “Чаир” ВИА, танылган гагауз артистлары – халыкара конкурслар лауреатлары Людмила Тукан һәм Виталий Манжул үзләренең уникаль иҗатын татарстанлылар хозурына тәкъдим итте.
Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә «Татарстан – бармак очларында» проектының эш төркеме әгъзалары «Крылья Советов» Паркы» рельефлы-график әсбабы турында фикер алыштылар.
Мәдәни форумда Идел буе федераль округы, кайбер башка төбәкләрдән уннан артык делегация катнашачак. Татарстаннан форумда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, «Татарстан халыклар дуслыгы йорты» ДБУ директоры Ирек Шәрипов һәм «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» ДБУ директоры Фәнзилә Җәүһәрова катнаша.
Очрашуда Гагаузия автоном территориаль берәмлеге (Гагауз Ери) Башлыгының (Башканының) урынбасары Олеся Танасогло, Гагаузия автоном территориаль берәмлеге (Гагауз Ери) халык җыены депутаты Роман Тютин, Мәдәният һәм туризм баш идарәсе башлыгы Василиса Петрович, Чадыр-Лунга районы рәисе Валентин Кара, Чадыр-Лунга шәһәре примары Анатолий Топал катнашты. Татарстаннан очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин һәм башкалар булды.
Күренекле җырчылар Владимир Муравьев, Валерий Боков, Сергей Бальцер, Юлия Җиһаншина, Яков Маргулис, Виталий Харисов, Виктория Харисова, Эдуард Туманский үз җырларын Казан консерваториясенең «Tatarica» ансамбленә кушылып башкарачаклар.
«Җәй шөпшәләре..»нең фестивальдә иң көтеп алынган вакыйга булуы шик тудырмый. Спектакль фестивальдә катнашучыларны да, Чиләбе тамашачысын да нык дулкынландырды.
Чара үтәчәк көн турында өстәмә хәбәр ителәчәк.
13 мартта Мариинский театрының концерт залында "Поющая масленица" беренче халыкара хор фестивален ябу тантанасы булды.
Бәйрәм кунаклары өчен махсус Татарстан халыклары ассамблеясе составына керә торган милли-мәдәни мохтариятләр зур концерт программасы күрсәтергә, үз халыкларының мәдәнияте, көн күреше, милли ризыклары, гореф-гадәтләре, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре белән таныштырырга ниятли.