16 мартта Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Гагаузиянең рәсми делегациясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашуда Гагаузия автоном территориаль берәмлеге (Гагауз Ери) Башлыгының (Башканының) урынбасары Олеся Танасогло, Гагаузия автоном территориаль берәмлеге (Гагауз Ери) халык җыены депутаты Роман Тютин, Мәдәният һәм туризм баш идарәсе башлыгы Василиса Петрович, Чадыр-Лунга районы рәисе Валентин Кара, Чадыр-Лунга шәһәре примары Анатолий Топал катнашты. Татарстаннан очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин һәм башкалар булды.
Татарстан Республикасы һәм Гагаузия арасында мәдәни хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышу булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте