Кичә кич Казанда В.Качалов исемендәге театрда Молдова Республикасының Гагаузия (Гагауз Ери) автоном-территориаль берәмлеге сәнгать осталары концерты булды. Гагауз мәдәнияте көннәре кысаларындагы чараны ачып, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова концерт оештыручыларны, артистларны һәм тамашачыларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламләп чыгыш ясады. “Гагауз халкы бик кыю, батырларча язмышлы, - дип билгеләп үтте Татарстан парламенты вәкиле. – Халыкларыбыз тарихы тыгыз үрелгән, безнең уртак болгар тамырларыбыз бар”.
Римма Ратникова делегация җитәкчесе булган Гагаузия Башканы урынбасары Олеся Танасоглога 1895 елда бастырылган “Материалы к изучению гагаузского наречия тюркского языка” фәнни брошюрасы күчермәсен тапшырды. Әлеге китап Татарстан Милли китапханәсе архивында табылган булган.
Җавап сүзендә Олеся Танасогло Татарстан халкына җылы кабул иткәне һәм Татарстанның милли телне, мәдәниятне саклауда тупланган тәҗрибәсен башка халыклар белән бүлешкәне өчен ихлас рәхмәт белдерде.
Бу кичәдә “Дюз ава” Гагауз халык ансамбле, популяр “Чаир” ВИА, танылган гагауз артистлары – халыкара конкурслар лауреатлары Людмила Тукан һәм Виталий Манжул үзләренең уникаль иҗатын татарстанлылар хозурына тәкъдим итте. Әлеге концертны шулай ук ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да тамаша кылды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.